Бүген Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге татар телен һәм татар әдәбиятын үстерүгә ярдәм советы утырышында Россия халыкларының бүгенге прозасы антологиясенә тәкъдим итү өчен татар язучылары һәм аларның әсәрләре сайлап алынды.
Әлеге сериядән бу тупланма инде өченче китап булачак. Өч антологияне бастырып чыгару Россия Федерациясе халкының милли телләрен саклаудагы федераль программа ярдәмендә тормышка ашырыла. Август аенда совет шундый ук рухтагы антология өчен бүгенге заман милли поэзиясе һәм балалар әдәбияты буенча материаллар юллаган иде. Мөгаен, киләсе елда Россия халкының бүгенге көн публицистикасы һәм драматургиясе антологиясе дә дөнья күрер.
Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, текстларга карата таләпләр бик кырыс булган. Авторларның әсәрләре 2 биттән, 80 мең билгедән артмау шарт итеп куела. Редакция советына тәкъдим ителгән 25 авторның 3 се генә әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп, антологиядә бастыру мөмкинлеге бирелә.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе ТР Мәдәният министлыгына һәм республиканың Фәннәр академиясенә әсәрләрнең тәрҗемәләрен сыйфатлы итеп эшләргә, авторларның үзенчәлеген һәм тәрҗемәчеләрнең дә карашларын истә тотарга кирәклеген ассызыклады. Киләчәктә заманча драматургия һәм заманча публицистика әсәрләре кергән антология бастыру күздә тотыла. Антологияләр Россия Федерациясе халыкларының милли телләренә ярдәм итү.
Бүгенге көндә 25 язучыдан өч авторның дүрт әсәре сайлап алынды. Таләпләр бик катгый: текст 2 табактан һәм 80 мең билгедән артмаска тиеш. Һәр әсәр Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Фәннәр академиясе тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш һәм алар нәкъ шул телдә басылачак та.
Антологиягә редакция советы әгъзалары бертавыштан Марсель Галиевнең «Атилла рухы» («Дух Атиллы»), Рөстәм Галиуллинның «Ата hәм ул» («Отец и сын») һәм «Дивана» («Дурачок»), Нәбирә Гыйматдинованың «Киләчәк» («Будущее») әсәрләрен тәкъдим итте.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте