20 ноябрьдә Казанда язучы Лев Толстойны искә алу чарасы уздырыла. Иҗат әһелләре, җәмәгатьчелек вәкилләре Лев Толстойның һәйкәленә чәчәкләр китерәчәк.
Лев Толстой (1828-1910) Казанга 1841 елда килә, 1844 елда университетның фәлсәфә факультетына көнчыгыш телләре бүлегенә укырга керә. 1847 елда укуын тәмамламыйча Казаннан китәргә мәҗбүр була. Галимнәр Казанда үткәргән еллары Толстойның иҗатына зур йогынты ясавы турында язалар. Биредә ул беренче әсәрләрен иҗат итә, көндәлек алып барырга керешә. Казаннан китсә дә, Толстой андагы тормыш белән кызыксынып, Казан кешеләре белән очрашып тора, килеп тә киткәли.
20 ноябрьдә язучының бакыйлыкка күчүенә 106 ел тула. Толстойны искә алу көнендә Татарстан Милли музеенда Казанның Суворов училищесы курсантларына язучы турында “Полустанок” дигән документаль фильм күрсәтеләчәк, “Толстой һәм Казан” темасына лекция дә каралган. Шулай ук Казандагы Толстой белән бәйле истәлекле урыннарга сәяхәт тә оештырылачак.