Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), һәр елның 16 нчы ноябрендә билгеләп үтелә торган Халыкара толерантлык көненә багышлап, «Толерантлык тынычлыкка илтә» исемле күргәзмә тәкъдим итә.
ЮНЕСКОда әгъза булып торучы иллләр 1995 нче елда «Түземлелек принциплары турында Декларация» кабул итте, анда дәүләтләргә кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту, ирекләрен хөрмәт итү, халыклар арасында аралашуны, дуслыкны тагын да ныгыту, түземлеккә өндәү кебек эшчәнлек алып бару зарурлыгын белдерүче тезислар урын алган.
Әлеге китап күргәзмәсендә Россияне 190 төрле халык тату яшәүче күпмилләтле дәүләт буларак ачып бирүче китаплар куелган. Аларда толерантлык мәдәниятләр диалогы, этноконфессиональ һәм милләтара мөнәсәбәтләр, дин һәм сүз иреге аша чагылыш тапкан. Экспозициядә шулай ук мәктәп укучыларында һәм студентларда толерантлык үрнәге тәрбияләү турында методик кулланмалар һәм монографияләр белән танышырга мөмкин.
115 милләт халкы бер гаилә булып яшәүче Татарстан Республикасында толерантлык үсеше турында китаплар аеруча зур кызыксыну уята.
Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән, укучыларга, укытучыларга, студентларга аеруча файдалы булыр. Рәхим итегез!