Рөстәм Миңнеханов композитор София Гобәйдуллинага «Дуслык» ордены тапшырды

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  күренекле композитор, «Россия композиторлар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзасы София Гобәйдуллинаны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов Софии Гобәйдуллинага Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены тапшырды.  Дәүләт бүләге музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күп еллык иҗат эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә бирелде. 

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

«Мин үз ватаным – Татарстан белән горурланам, Казан шәһәре  белән горурланам, шәһәр тагын да матурая, - диде София Гобәйдуллина. – Бөтен җаным сезнең белән, болай җылы кабул итүегез өчен бик рәхмәтлемен сезгә».

София Гобәйдуллина шулай ук кичә Казан консерваториясендә узган иҗат кичәсеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, очрашу ул элек укыган бинада узган. Иң сокландырганы минем өчен хор чыгышы булды, диде София Гобәйдуллина, күз яшьләрен тыеп булмады…».

Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, композитор София Гобәйдуллина исеме музык тарихына, Татарстан тарихына алтын хәрефләр белән язылган. «Сезнең әсәрләрегез бәһасез, - диде Рөстәм Миңнеханов, композиторга мөрәҗәгать итеп. – Без Сезнең белән, якташыбыз булуыгыз белән горурланабыз. 90 яшегезне дә, 95 яшегезне һәм дә   100 яшегезне дә бергәләшеп уздыра алсак иде».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International