Свияжскидагы «Всех скорбящих Радость» Мәрьям Ана иконасы соборы (1897 – 1906; арх. Ф.Н. Малиновский) төзелеп бетүгә һәм анда гыйбадәт кылу мөмкинлеге бирә торган беренче йолалар уздырылуга 110 ел

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

6 – 7 ноябрьдә «Свияжск утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы «Всех скорбящих Радость» Мәрьям Ана иконасы соборы (1897 – 1906; арх. Ф.Н. Малиновский) төзелеп бетүгә һәм анда гыйбадәт кылу мөмкинлеге бирә торган беренче йолалар уздырылуга 110 ел  тулу уңаеннан төрле чаралар уздыра.

Программада «Всех скорбящих Радость» («Хәсрәтлеләр шатлыгы») Мәрьям Ана образы тарихта һәм мәдәниятта» дигән фәнни-тарихи конференция уздыру һәм  «Радость всех скорбящих» күргәзмәсен ачу каралган.

Конференциядә музей хезмәткәрләре, сәнгать белгечләре, галимнәр, реставраторлар катнаша.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International