София Гобәйдуллина исемендәге Халыкара пианистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

31 октябрьдә ДЗКЗда София Гобәйдуллина исемендәге өченче Халыкара пианистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.   

Конкурс Казан консерваториясендә октябрьнең 26сында башланган иде, 31ендә ул йомгаклау концерты белән тәмамланды.  

Махсус бүләкләр түбәндәге яшь музыкантларга тапшырылды: Аэлита Насыйбуллина — «Катнашучыларның иң яшенә»; Никита Тютин — «Кечкенә әсәрләрне иң яхшы башкаручыга»; Даниил Малюта — «София Гобәйдуллинаның Чаконы әсәрен иң яхшы башкаручыга»; Миләүшә Хәйруллина — жюриның махсус дипломы. III дәрәҗә лауреатлар Натэла Чохели һәм Анна Фунтикова, икенче урын –Алина Гыйбадуллина һәм Даниил Малюта. I дәрәҗә лауреат –Екатерина Чеботарева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International