Свияжскида сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

30 октябрьдә Свияжскида сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уздырылачак.  

Хәтер көне Россия Федерациясендә 1991 елда кертелде. Ул Свияжск өчен аерым әһәмияткә ия. Узган гасырның 30 еллары ахырыннан 50 еллар башына кадәр мондагы төрмәдә сәяси тоткыннар утырган. 30 октябрьдә Свияжскига Татарстан Республикасының пенсионерлары һәм инвалидлары – сәяси репрессияләр корбаннары иҗтимагый гуманитар оешмасы әгъзалары, аларның нәсел дәвамчылары киләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International