21 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы һәм гыйльми секретарь Кузина Эльза Феликсовна «Идел буе федераль округы музейлары советы» төбәкара иҗтимагый оешмасының оештыру утырышында катнаштылар. Ул И.А. Гончаровның Ульяновск шәһәрендәге тарихи-мемориал музеенда узды.
Гомуми утырышта сиксәннән артык кеше – музей җитәкчеләре, хезмәткәрләр катнашты.