22 октябрьдә Менделеевск шәһәренең С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Шома бас» өченче республикакүләм смотр-конкурсының зона сайлап алу туры булды.
Татар халык биюе һәм этнографик бию буенча хореография һәм фольклор коллективлары арасында «Шома бас» республикакүләм өченче смотр-конкурсы татарлардан беренче балетмейстер Гай Таһировның 110 еллыгына багышлана. Бу турда Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Тукай, Зәй, Алабуга, Менделеевск муниципаль районнарыннан 16 иҗат коллективы һәм аерым башкаручылар, барлыгы 750 кеше катнашты.