А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында 82 сезон ачылды

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

А.В. Баталов исемендәге  Бөгелмә дәүләт рус драма театрында 82 сезон ачылды. Мәртәбәле кунаклар театрны зур бәйрәме белән тәбрикләделәр. 

Быел  Бөгелмә коллективы «Татнефть»нең 500 меңлек грантына лаек булды. Бу акчага артистлар Сербия драматургы  Бронислав Нушич әсәре буенча «Госпожа министерша» спектаклен әзерләячәк. 

Бөгелмәнең театраль тормышы быел «Ребенок напрокат» (Ж.Летраз, реж. Владимир Бородин) спектакле белән башланып китте. Яңа премьералардан тыш, афишада былтыргы сезон премьералары да бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International