Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге традицион мәдәниятне саклау мәсьәләләре буенча авыл мәдәният-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен семинарлар уздыру эшен дәвам итә. Октябрьнең 19ыннан 20сенә кадәр Түбән Кама муниципаль районында рус традицион мәдәниятен саклап калу мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар узды. Анда Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама муниципаль районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 149 мәдәният-ял итү өлкәсендә эшләүче белгеч катнашты.