Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Айрат Сибагатуллинның Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге башлыгы урынбасары, Вәкаләтле министр Ласро Симболон әфәнде белән очрашуы узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Суприяди әфәнде белән очрашуы йомгаклары буенча йөкләмәләрнең үтәлүе, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, 2017-2018 елларда ике якның алмашып мәдәният көннәре уздыруга әзерләнүе буенча фикер алышу булды.
14 октябрьдә Бутлеров урамындагы элеккеге КФЭИ бинасының актлар залында «Могҗизалы Индонезия» дигән индонезия мәдәнияте фестивале ачыла.