Казан Кремленең Туп сарае музеенда «Ачык төсләр балкышы. Бизәкләнгән Дымково уенчыгы» күргәзмәсе ачыла

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

6 октябрьдә кичке сәгать дүрттә Казан Кремленең Туп сарае музеенда «Ачык төсләр балкышы. Бизәкләнгән Дымково уенчыгы» күргәзмәсе ачыла.

Дымково уенчыгы җитештерү рус халык сәнгатенең, гасырлар кичеп безгә кадәр килеп җиткән, халык һөнәрчелегенең иң танылган һәм иң күренекле төрләреннән берсе дип саналучы уникаль, кабатланмас бер юнәлеше булып тора. Аның даны күптән инде үзебезнең илдә генә түгел, чит җөмһүриятләрдә дә киң таралды. Русьтагы иң борынгы һөнәрчелек төре Киров шәһәрендә барлыкка килгән.

Күргәзмәдә декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелек сәнгатенең ХIX һәм XXI гасырларда җитештерелгән  үрнәкләре – балчык уенчыклар һәм күпертмә сурәтләр куелган. Алар Киров шәһәренең Дымково уенчыгы музее тупланмаларыннан һәм кайбер шәхси коллекцияләрдән алып, тамашачылар хозурына тәкъдим ителә.

Күргәзмәгә килүчеләргә кызыл балчыктан уенчык әвәләп ясау кебек уникаль, үзенчәлекле сәнгать турында мәгълүмат биреләчәк. Дымково уенчыгы – һәрберсе кулдан әвәләп ясалган, акка буяп, соңрак ачык буяулар белән геометрик орнамент төшерелгән сынчыклар ул. Сюжетлар һәм образлар гаять төрле. Бер берсен кабатлаучы бер генә сынчык та юк монда. Чөнки уенчык ясау – балчыкны изеп, сынчык әвәләүдән башлап, буяп сурәт төшерүгә кадәр – иҗади, әзер уенчыкларда бер вакытта да тулысынча тәңгәллек булмый, берсе икенчесен кабатламый торган эш.

Күргәзмәдә шулай ук хәзерге авторларның эшләре дә киң урын алган.

Тел.:(843)5678160, (843)5678161

e-mail: pushdvor@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International