Узган елның августында Татарстан хөкүмәте һәм Кытайның Сычуань провинциясе хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Шуңа бәйле рәвештә, быелның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Идел һәм Янцзы – дуслык елгалары» уртак күргәзмәсе ачыла. Проектның максаты – әлеге ике елга бассейнында яшәүче халыклар мәдәни мирасы белән таныштыру, Кытай белән Россия арасындагы элемтәләр турында мәгълүмат бирү. Күргәзмә быелның декабренә кадәр эшли.