Бик уңышлы «Шомбай-fest» фестивале – ямьле шәһәрнең ямьле театрында…

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

«Бик уңышлы «Шомбай-fest» фестивале  – ямьле шәһәрнең ямьле театрында…»

«Шомбай-fest» икенче Казан халыкара курчак театрлары фестиваленең ябылуына багышланган матбугат конференциясендә жюри әгъзасы, Россиянең халык артисты, «Курчак театры – XXI гасыр» Россия Ассоциациясе  Президенты Станислав Федорович Железкин театр форумына шундый югары бәя бирде…

Чыгыш ясаучыларның барысы да фестивальнең иң югары дәрәҗәдә оештырылуын, катнашучыларның осталыгын, мондый форумның  курчак театрлары үсешендә гаять зур роль уйнавын билгеләп үттеләр. Узган «Шомбай-fest» ка йомгак, анализ ясалды, нәтиҗәләр чыгарылды, бәяләр бирелде, тәкъдимнәр дә яңгырады, җиңүчеләргә тәбрикләү сүзләре әйтелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International