Татарстан Республикасы Милли музее «Яңа ел елъязмасы» дигән яңа ел күргәзмәсен һәм «Яңа елга ак куянга ияреп» дигән бәйрәм чарасын тәкъдим итә
2010 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли музее «Яңа ел елъязмасы» дигән яңа ел күргәзмәсен һәм «Яңа елга ак куянга ияреп» дигән бәйрәм чарасын тәкъдим итә.Күргәзмәнең ачылу тантанасы 21 декабрендә сәгать 15.00 үткәрелә.
Күргәзмәнең кунаклары төрле халыкларның Яңа ел елъязмаларының оешуы турында бик күп яңалык ачачак. Алар бергә Звездочет белән борынгы халыкларның (мисрлы, болгар, славян һ.б.), шул исәптән христиан һәм мөселманнарның календарьлары белән таныша алачак. Кунаклар үзләрен Яңа ел дөньясына эләккән итеп хис итәчәк. Анда агач йорттан чыгу белән дә, тылсымлы урманга эләгеп була, ә урманнан юл узган гасырның шәһәренә алып китә.
Милли музейның яңа ел уенчыкларыннан һәм открыткаларыннан Яңа елда элек нинди уенчыклар бүләк иткәннәр, бәйрәм өстәленә нинди ризыклар әзерләгәннәр, чыршыны нинди уенчыклар белән бизәгәннәр кебек бик күп кызыклы мәгълүмат алып булачак. Борынгы чаңгылар, чаналар һәм тимераяклар исә безнең якта узучы Яңа елның күркәмлеген тагын бер тапкыр искә төшерәчәкләр. Ә тулы бәйрәм өстәле белән каршы алып торучы кунак бүлмәсе һәм “Яшел чибәркәй” әлеге бәйрәмнең мохитен тоярга ярдәм итәчәк һәм, һичшиксез, Яңа ел кәефе бүләк итәчәк. Ә чыршы астына бүләк яшерелгән тылсымлы балалар бүлмәсе һәркемне мәшәкатьсез бала-чагына алып китәчәк.
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.