26 нан 30 сентябрьгә кадәр Казанда курчак театрларының II Халыкара «Шомбай-fest» фестивале узачак. Бу хакта “Әкият” курчак театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальдә Брест һәм Витебскидан (Беларусь), Ашхабад (Төркмәнстан), шулай ук Белгород, Екатеринбург, Уфа, Владимир һәм башка шәһәрләрдән театр коллективлары киләчәк. Фестиваль кысаларында актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрү, балаларга һәм өлкәннәргә спектакльләр күрсәтү каралган.
Фестивальнең жюри составына татар композиторы Резедә Әхиярова, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, Казан мәдәният институтының театраль факультеты деканы Руфинә Таҗетдинова, шулай ук театраль критик Ольга Глазунова, Мәскәү курчак театрының сәнгать җитәкчесе Борис Голдовский, Санкт-Петербургтан театраль критик Анна Константинова һәм Мытищиның «Огниво» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Станислав Железкин кергән.
Спектакльләр җиде номинациядә бәяләнәчәк: «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актер», «Икенче пландагы иң яхшы актер», «Иң яхшы рәссам эше», “Иң яхшы музыкаль бизәлешле спектакль» һәм «Фестиваль новациясе».
Фестиваль кысаларында балалар жюрие дә эшләячәк. Анда Казан мәктәпләреннән театр сәнгате белән кызыксынучы балалар утырачак. Алар “Тамашачы симпатиясе призы”на - диплом тапшырачаклар.
«Татар-информ» МА