Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре ачыла

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

17 августта Мәскәүнең халыклар йортында “ И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!” спектакле белән башкалада Татарстан Мәдәнияте көннәре ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте сәркатибе Динә Галәветдинова хәбәр итте.

Тәрҗемәче, Россия һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Державин исемендәге һәм Горький исемендәге премияләр лауреаты Алена Кәримова; шагыйрә, Россия һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Триумф” премиясе лауреаты, «Идел» журналының баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова һәм танылган тәнкыйтьче, Г.Камал исемендәге театрның әдәби-драматик бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов әлеге кичәнең сценарий авторлары. Тамашачыларга Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләренең кыска проза әсәрләреннән һәм шигырьләреннән лирик тарихи тамаша тәкъдим итәчәкләр. Поэтик спектакль ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мәхәббәткә, туган җиргә һәм үз шәһәреңә булган яратуга, фәлсәфи проблемаларга багышлана.

Әлеге кичәдә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Рөстәм Кутуй, Равил Бохарай, Сергей Малышев, Роза Кожевникова, Тимур Алдошин һәм башка әдәбият әһелләре әсәрләре яңгыраячак.

Авторлардан тыш, чарада телевидение алып баручысы Ләйсән Дусаева, театр һәм кино яшь артистлары Рөстәм Әхмәдиев («Театр наций») һәм Айдар Шәрәфетдин («Содружество актеров Таганки») катнашачак.

«Ак буре» («Белый волк») операсы авторы Зөлфия Рәупова үзе иҗат иткән, шулай ук татар фортепиано музыкасы классикасы дип танылган әсәрләрне башкарачак.  

18 августта Татар мәдәни үзәгендә (Асадуллаев йорты) танылган татар драматургы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган музыкаль кичә уза. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге хәбәр итә.

Мәсәкүлеләр "Әниләр һәм бәбиләр", "Ай булмаса, йолдыз бар", "Җанкисәккәем", "Гөргөри кияүләре, "Галиябану", "Диләфрүзгә дүрт кияү" һ.б. спектакльләрендә яңгыраган  җырларны ишетә алачак. Шулай ук берничә спектакльдән өзекләр дә күрсәтү ниятләнә.

Спектакльләрдә Россия һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина), ТР халык артисты һәм Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Татарстан һәм Россия халык артисты Равил Шәрәфиев, ТР халык артисты Люция Хәмитова, ТР халык артисты Олег Фазылҗанов, шулай ук яшь актерлар катнашачак.

Кичә программасында Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәт, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Туфан Миңнуллинның кызы – Әлфия Юнысова чыгышлары каралган.

Моннан тыш, легендар спектакльләрдән җырлар ТАССР халык артисты Зилә Сөнгатуллина һәм Римма Ибраһимова һәм яшь җырчы - Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Хәйри башкаруында яңгыраячак.

Театральләштерелгән программа татар театрының 110 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узачак. Кичә "Әлдермештән Әлмәндәр" легендар спектакльнең куелышына 40 ел тулуга багышлана. Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллинның 20 дән артык пьесасы буенча спектакльләр куелды.

Тулы вәкаләтле вәкиллектә белдерүләренчә, чара Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланачак.

19 августта Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты була, «Ашкынам мин мәңгелеккә: Г.Тукай һәм аның мирасы» күргәзмәсе hәм Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе ачыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International