27 апрельдә ДЗКЗда «Эхо Отаниеми» («Отаниемия кайтавазы») хор коллективы (Финляндия) чыгыш ясый. Хельсинки кунаклары «фин Чайковские» - Ян Сибелиус әсәрләрен, шулай ук Рөстәм Яхин романсларын, татар халык җырларын башкарачак. «Хор кайтавазы. Финляндия - Татарстан» дигән концертта Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры да чыгыш ясаячак. Ул кичке җиденче яртыда башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте