Созвездие-Йолдызлык” җиңүчеләрен Павел Астахов котлаячак

2016 елның 22 апреле, җомга

Иртәгә 17 сәгатьтә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык” XVI Республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең йомгаклау гала-концерты узачак. Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясында уза.

Гала-концертта Татарстан Республикасы җитәкчелегенең, РФ Президенты каршында Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астаховның катнашуы көтелә. Ул җиңүчеләрне тәбрикләп, махсус бүләкләр тапшырачак.

Гала-концертка беренче тапкыр 1300 дән артык катнашучы чыга. Республиканың барлыгы 2600 баласына фестивальнең ике гала-концертында катнашу бәхете тәти.

Искәртеп узабыз: “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә ел саен 70 меңнән артык сәләтле бала катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International