18 апрельдә көндезге сәгать өчтә Казан Кремле музей-тыюлыгының ислам мәдәнияте музеенда Токио, Киджу (Сеул) һәм Тайкиу татар җәмгыятьләре җыйган акчага 1934 елда Токиода чыгарылган Казан Коръәненең репринт басмасы тапшырылачак.
1803 елдан алып 1917 елга кадәр Коръән Казанда күп тапкырлар басылган. 1803 елда чыгарылган Коръәннең беренче басмасы уку өчен иң уңайлы дип таныла. XX-XXI гасырлар чигендә Ватанда аның күп кенә репринт басмалары чыкты. Чит илләрдә басылган репринт басмалар арасында озак вакыт дәвамында Хельсинкида һәм Гарәп Әмирлекләрендә басылган тәфсирләр генә мәгълүм иде. Моңа кадәр Казан Коръәненң бердәнбер репринт факсимиле басмасы дип ИРСИКА ИМО тарафыннан Казанның 1000 еллыгына багышлап чыгарылган китап санала иде. Токио басмасы турында хәбәрдарлык юк иде.
Әлеге Коръәнне имам-мөдәррис һәм Япония татар җәмгыятенең беренче җитәкчесе Мөхәммәдгабделхәй Корбангали (1889-1972) шәхсән әзерләгән. Нигез буларак 1913 елда «Матбага Каримия»дә чыккан Коръән файдаланылган.
Токио репринты – Япониядә чыгарылган беренче басма Коръән. Аңа кадәр Коръәннең япон теленә тәрҗемә ителгән аерым өзекләре генә басылган була. Әлеге Коръән нөсхәләре Япон императорына бүләк ителә, шулай ук Мисыр, Әфганстан һәм Гыйракны да кертеп, 33 илгә җибәрелә. Ул зур популярлык казана.
Бүләк ителә торган Коръән нөсхәсе Казан сәүдәгәрләре һәм меценатлар Апанаевлар гаиләсенеке була. Япониягә сәүдә эшләре белән килгән Әхмәт Апанаев (1901-1971) егерменче гасырның егерменче елларында Токиода торып кала. Гаяз Исхакый Япониягә килгән вакытта, ул аның ярдәмчесе һәм тылмачы була. Коръәннең иясе буларак аның тышлыгында калдырган язмасында Әхмәт Апанаев Китапны 1940 елда Бөек Япония Мөселман ассоциациясендә 10 йен түләп алуы турында хәбәр итә.
Узган елда Токиода узган Татар мәдәният көннәре вакытында Әхмәт Апанаевның уллары Әнвәр белә Фуад шул вакыттан алып гаиләдә сакланучы Изге Китапны Казанга бүләк итеп бирделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте