М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә «Сихерләнгән малай» спектакленең хәйрия күрсәтүе була

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

2025 елның 29 декабрендә 10.30 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Заһид Хәбибуллин музыкасына «Сихерләнгән малай» спектакле хәйрия күрсәтеләчәк. Балетка «Альпари», «Добро бушлай», «Дети в радость», «Тут растут», «Без бергэ», «Мамино сердце», «Солнце в доме», «Чистые сердца», «Сможем вместе», «Игелек», «Светлячок» фондлары, Казан сукырлар җәмгыяте, Идел буе ятим балалар үзәге һәм башка оешмалар вәкилләре киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International