Фәрит Бикчәнтәев Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе итеп сайланды. Мондый карар 8 февральдә М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узган Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең VII хисап-сайлау съездында кабул ителде. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, республика иҗат берлекләре рәисләре, республиканың 19 театрыннан делегат, шулай ук мәдәният һәм сәнгать уку йортлары һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте