«Бу дөньяның мин бер кисәкчеге»

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

 2016 нчы елның 28 нче гыйнварында 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе Разил Вәлиев белән  очрашу уздыра.

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев – шагыйрь, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге Республика премиясе Һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.

Күп санлы китаплар авторы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев иҗатына багышланган шигъри музыкаль кичәдә әдәби подиум тәкъдим ителәчәк, танылган җырчылар Рафаэль Сәхәбиев, Рамил Миндияр һәм яшь башкаручылар чыгышы булачак, шулай ук театр артистлары, каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар, якыннары да катнашыр дип көтелә.

Разил Вәлиевның китаплары, дискларыннан торган күргәзмә-сату да оештырыла. Шагыйрьдән китапларга култамгасын алу мөмкинлеге дә булачак.

 Кичәгә рәхим итегез! Керү ирекле!

Элемтәләр өчен телефон: (843)292-72-35

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International