13 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры опера труппасының Нидерландиядә гастрольләре башланды.
Чит ил тамашачысына Джузеппе Вердиның «Аида» операсы тәкъдим ителә. Гастрольләр 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чыгышлар Роттердам (20 октябрь), Амстердам (25 октябрь), Гаага (1 ноябрь), Гауда, Эйндховен һәм башка шәһәрләрдә булачак. Турнеда театр артистлары һәм чакырылган солистлар катнаша: Марина Нерабеева, Оксана Крамарева (Аида), Ирина Долженко, Дарья Рябинко (Амнерис), Георгий Ониани, Ахмед Агади (Радамес), Сергей Ковнир (Рамфис), Юрий Ившин (Амонасро), Айдар Нургаянов (Египт патшасы), Гөлнара Гатина, Олег Мачин (Чапкын). Дирижерлар: Ренат Салаватов һәм Андрей Аниханов.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте