Свияжскида 9 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр «Иске су каланчасы» күргәзмә залында Әдәбият елына багышланган «Җайдак» өченче Казан халыкара басма графика күргәзмәсе экспозициясе ачылды.
2015 елда Казан графика күргәзмәсендә катнашучылар ишәйде. Анда Россиядән һәм 12 чит илдән рәссамнар катнашты. Алар арасында Михаил Погарский (Мәскәү), Владимир Зуев (Нижний Тагил), Петтер Петтерсон (Швеция), Роберто Джанинетти (Италия), Ринат Миңнебаев (Уфа) кебек чын осталар белән беррәттән бик күп яшь автор да бар. Күргәзмәгә 250дән артык эш килде. Аларның күбесе Казанның Хәзерге заман сәнгате галереясендә, ә бер өлеше Свияжскида «Иске су каланчасы» күргәзмә залында тамашачыга тәкъдим ителде.
+7 (917)656547, e-mail: ostrov_grad@mail.ru; www.ostrovgrad.org