Бүген Карелиянең Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре ачылды

2015 елның 9 октябре, җомга

9 октябрьдә Карелиянең Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре ачылды.

 Мәдәният көннәре ачылу уңаеннан тәбрикләү сүзләрен  Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина җиткерде. 

Хуҗалар Татарстаннан килгән кунакларга мәдәният-сәнгать өлкәсендәге төрле юнәлешләрдә башкарылган эшләр, Татарстан белән мәдәни элемтәләр турында сөйләделәр, күргәзмәләр, музей экспозицияләре, Республиканың бай тарихы, күренекле мәдәният һәм табигать һәйкәлләре белән таныштырдылар.

Карелия башкаласында бу көннәрдә Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк, мәдәният учреждениеләре базасында этномәдәни инициативаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең иҗади очрашулары, халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәләре узачак.

Карелия Республикасы Музыка театрында 10 октябрь кичендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты Мәдәният көннәренең иң күренекле вакыйгасы булачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International