Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллык юбилее уңаеннан Казанда «Милли китапханәләр: тарих сәхифәләре һәм хәзерге заман» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырыла

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Октябрьнең 14 еннән 16 сына кадәр  Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең  150 еллык юбилее уңаеннан Казанда «Милли китапханәләр: тарих сәхифәләре һәм хәзерге заман» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.  

Россиянең һәм чит илләрнең милли китапханәләре  үсеш юнәлешләре, һөнәри өлкәгә кагылышлы мәгълүмат алмашу, китапханәләрнең һәм кайбер башка мәдәни институтларның үзара хезмәттәшлеге һәм элемтәләре, социомәдәни контекстта хәзерге китапханәләрнең бурычлары – конференциянең төп эше шушы мәсьәләләрне тикшерүгә юнәлтелә. 

Конференция  нигездә   «Корстон-Казан» КСКК бинасында эшләячәк, анда 14 октябрьдә  пленар һәм секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр узачак.

15 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур уку залында Россиянең һәм чит илләрнең китапханәләре вәкилләре катнашында «Мәдәниятләр аралашуында китапханәләр миссиясе» дигән очрашу-диалог оештырыла.  

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне бу чарага чакырабыз. Аккредитация өченDirector.Nbrt@tatar.ru, prtatar@yandex.ru

+7 (843) 292-68-26

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International