Игътибар үзәгендә – Кеше

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Башка берәүне аңларга тырышу, аңа игътибарлы булу, толерантлык һәм бүтәннәргә карата мөнәсәбәтләрдә түземлек... XI Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына кертелгән бер дистә  документаль фильмда нигездә шушы мәсьәләләр күтәрелә.  Боларда төп каһарманнар, беренче карашка, гади генә кешеләр дә кебек, аларның артык катлаулы булмаган тормышы  игътибарга лаек та түгел сыман. Алар патша да, президент та, премьер-министр да түгел, илләр язмышын хәл итмиләр. Болар тигез генә яши дә алган булырлар иде. Әмма бу Кешеләрнең тормышы бик күпләр өчен үрнәк булырдай үзенә күрә батырлык булып тора.

Екатерина Дорофееваның «Василий Ерошенко. Кояшка таба» фильмының төп герое – бик кечкенә вакытта ук сукыраеп та, үзендә яшәү көче тапкан, язучы, талантлы музыкант, сәяхәтче, үзе кебек бик күпләрнең күңеленә канат куйган, өмет уяткан күркәм шәхес. Зөфәр Хәйруллинның «Иң югары нотада» картинасы туган илдән читтә һөнәри биеклекләргә күтәрелгән җырчылар – Айрат һәм Эльвира Ишморатовларга багышлана. Финляндия татарлары  турында  Рамил Беляев «Изге мирас» фильмында сөйли. Нәсур Йөрешбаев төшергән «Ике тоткын: Җәвит белән Walter» бер-берсенә дошман ике армия – Совет һәм Германия гаскәрләре солдатлары язмышы турында бәян итә. 

Конкурс фильмнарының тулы программасы – kazan-mfmk.com сайтында.

http://kazan-mfmk.com/archives/4441

http://kazan-mfmk.com/archives/4361

http://kazan-mfmk.com/archives/4439

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International