Казанда “Сандецкий утарында Jazz-2015” IX Халыкара импровизация музыкасы фестиваленең йомгаклау концерты була

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Фестивальнең йомгаклау концертында берьюлы 2 төркем катнаша

Иртәгә, 27 август көнне сәгать кичке 7дә, Казандагы ТР Сынлы сәнгать музее бакчасында “Сандецкий утарында Jazz-2015” IX Халыкара импровизация музыкасы фестивале тәмамлана.

Бу җәйдәге фестивальнең йомгаклау концертында берьюлы 2 төркем катнаша, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

Шул рәвешле, соңгы концертның беренче бүлегендә Мәскәүнең “Kle2Go” триосы казанлыларга “рус фольклоры элементлары” белән гадәти булмаган джаз программасын тәкъдим итә. Триода: Сергей Клевенский (фольклор инструментлар), Владимир Голоухов (вибрафон һәм перкуссия) һәм Антон Горбунов (бас-гитара, контрабас). Башкаручылар тәкъдим итә торган программа – ул өч рәссам тарафыннан рус фольклор мирасы, фьюжн-компиляция һәм автор материаллары бергә кушылган музыка. Тамашачылар сирәк яңгырый торган этно-инструментларны ишетәчәкләр. Икенче бүлектә исә Евгений Лебедев (рояль), Антон Ревнюк (бас-гитара, контрабас) һәм Игнат Кравцов (барабаннар) гадәти джаз музыкасыннан һәм популяр композицияләрдән торган программа тәкъдим итәләр. Әлеге концертта “New Classic Sound” кыллы классик квартеты һәм Ольга Скепнер чыгыш ясый.

 “Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International