XI Казан кинофестиваленә массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү башлана

2015 елның 21 августы, җомга

Хөрмәтле журналистлар!

Сентябрьнең  5 еннән 11 енә кадәр Казанда XI Халыкара мөселман кинофестивале уза.  Оештыру комитеты массакүләм мәгълүмат чараларын  аккредитацияләү башлануы турында хәбәр итә. Аккредитация алдан бирелгән (1 сентябрьгә кадәр) гариза нигезендә уздырыла: анда журналистның нинди басмадан җибәрелүе, фамилиясе, исеме, атасының исеме, шулай ук аның белән элемтәгә керү өчен мәгълүматлар күрсәтелә (телефон номеры һәм эл. почта адресы). Гариза редакция бланкында тутырыла, аңа баш мөхәррир кул куя.

shigabetdinov.pr@gmail.com  89372850121.

 http://kazan-mfmk.com.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International