Минтимер Шәймиев Свияжск утрау шәһәрчегендә булды

2015 елның 14 августы, җомга

ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Зөя утрау-шәһәрлегендә булды. Аны “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, ЮНЕСКО кафедрасының шәһәр төзелеше һәм архитектура ядкәрләрен саклау буенча Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музее директоры Артем Силкин, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева һәм башка рәсми затлар озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кунаклар “ Изге сугышчы Христофор” күргәзмәсендә булдылар, ул исә “Зөя утрау-шәһәрлеге” музеенда 8 августта ачылды. Күргәзмә ТР Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Экспозиция белән кунакларны “Зөя утрау-шәһәрлеге” музее директоры урынбасары Светлана Фролова таныштырды.

Күргәзмә зур төбәкара музей проекты булып тора. Анда РФ төбәкләреннән 17 музей һәм 11 музей-саклаулык катнаша: Әстерхан, Владимир-Суздаль, Вологодск, Түбән Новгород, Новгород, Ярославль музей-саклаулыклары, Мәскәү дәүләт тарих музее, Санкт-Петербург дин тарихы музее; Мәскәү Кремле музее, Пермь төбәкне өйрәнү музее.

Минтимер Шәймиев экспозицияне оештыру эшен югары бәяләде. “Изге сугышчы Христофор” күргәзмәсе Россиядә беренче тапкыр уздырыла. Күргәзмә шуның белән дә әһәмиятле: без хәзер Успение соборын ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас исемлегенә кертү номинациясен әзерләү белән шөгыльләнәбез, номинацияне әзерләү барышында без Россия җирендә булган байлыкны күрсәтәбез”, - диде М.Шәймиев. Ул кыйммәтле экспонатлар алып килгән Россия музейлары вәкилләренә рәхмәт белдерде.

Бүген шулай ук “Зөя утрау-шәһәрлеге” музее белән беррәттән Балалар музей үзәге ачылу тантанасы да булды.

Алга таба кунаклар Елга вокзалына килделәр. Анда хәзерге вакытта Агач археологиясе музеен булдыру эшләре бара, бер үк вакытта ул КФУның белем бирү үзәге дә булачак.

Искә төшерәбез: утрауда саклау-коткару кыр эшләре барышында урта гасырлар агач торак төзелеш комплексы ачылган иде. XVI-XVIII гасырдагы биналар һәм урамнарның калдыклары табылды, агачтан эшләнгән барлык материал бик яхшы сакланган.

Хәзер бу археологик зонада Россиядә бердәнбер булган Агач археологиясе музее булдырыла, аңа охшаш музейлар Беларусьта һәм Скандинавиядә генә бар.

“Без хәзер утрауның киләчәге һәм мәдәни мирасны баету өчен мөһим булган эшкә алындык - Россиядә беренче булып Агач археологиясе музее булдырыла. Алдынгы технологияләр казу эшләре барышында табылган барлык нәрсәне саклап калырга мөмкинлек бирә. Бу фәндә бик җитди, яңа юнәлеш. Ноябрьдә төп төзелеш эшләрен төгәллибез, аннан соң музейлаштыру процессы башланачак”, - дип планнары белән уртаклашты ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр Советы рәисе.

Минтимер Шәймиев шулай ук археологлар – А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре белән очрашты. Сөйләшү барышында ул аларны 15 августта булачак һөнәри бәйрәмнәре - Археологлар көне белән котлады.

 “Татар-информ” МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International