30 августта Казан Кремле диварлары янында, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда бишенче тапкыр ачык һавада «Казан көзе» халыкара опера фестивале уздырыла. Традициягә кергән әлеге фестивальне Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры оештыра.
Быел оркестрның җитәкчесе чакыруы буенча Казанга дөньякүләм танылган опера җырчылары - Полина Пастирчак, Сергей Андрей Жилиховский киләчәк. «Казан көзе» - ОПЕРЕТТА ГАЛА фестивале программасына Кальман, Легар, Штраус, Лоу кебек атаклы композиторлар оперетталарыннан популяр арияләр һәм өзекләр кертелгән.
+79377797750, +7(843)236-73-65
http://www.tatarstan-symphony.com/
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте