1-2 сентябрьдә Камал театрының кече залында танылган америкалы кинорежиссер Джим Джармушның сценарие буенча куелган «Кануннан тыш» спектакле күрсәтеләчәк. Аны сәхнәгә швейцарияле режиссер Мириам Вальтер куйган.
Бу – Мириамның татар артистлары белән беренче уртак эше. 2015 елның июнендә «Шәһәр АРТ-әзерлек» II Театр лабораториясе кысаларында тамашачылар әлеге спектакльнең эскиз вариантын караганнар иде инде. Спектакльдә театрның яшь артистлары уйный. Сценарий тестын татарчага шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемә иткән.
8 927 446 45 42, (843) 293-52-50, 293-83-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте