16-29 август көннәрендә Казанда “Классная драма” театр лабораториясе уза. Анда 14-18 яшьлек яшүсмерләр катнашачак. Әлеге проект аларга үзләренең сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә.
“Классная драма”да катнашучылар арасында “авыр” яшүсмерләр, тулы гаиләдән булган һәм төрле авырулы балалар да бар.
“Классная драма” — бик мөһим һәм социаль инициатива. Ул шәхеснең иҗат потенциалы үсешенә, социаль һәм психологик шартларга яраклашына юнәлдерелгән. Профессиональ драматурглар уеннар, язма һәм сөйләм күнекмәләре ярдәмендә яшүсмерләр белән уртак тел таба, аларга драматик текст − пьеса язу серләрен ача. Проектның төп шарты — олылар һәм яшүсмерләр арасында хөрмәт хөкем сөрү һәм, мөмкинлек булган очракта, пьесаларны бастыру.
“Классная драма” пьесалары буенча спектакльләр 29 август көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйналачак. Проект “Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм итү фонды тарафыннан, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, гамәлгә ашырыла.