15-16 июльдә Казанда «Свияжскиның тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы» дигән Халыкара конгресс узачак. Анда Россиядән, Белоруссия, Германия, Греция, Швеция, Әрмәнстан, Монголиядән йөзгә якын белгеч катнаша. Конгрессның максаты: Свияжскиның тарих-архитектура һәм рухи мирасын өйрәнү һәм аны саклап калу, реставрацияләү, популярлаштыру мәсьәләләренә карашларны булдыру.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте