Мәдәниятне — халыкка: Татарстан Республикасының театрлары авылларга һәм район үзәкләренә чыга

2015 елның 3 июле, җомга

1 июльдән 31 августка кадәр Татарстан авылларында, район үзәкләрендә Татарстан театрлары гастрольләре, иҗат коллективлары чыгышлары башлана, танылган артистлар, язучылар белән очрашулар, район үзешчәннәре концертлары була.  2012-2015 елларда «Авыл клублары» программасы нигезендә төзелгән күпфункцияле мәдәният үзәкләрендә Камал театры, әйтик,   «Бабайлар чуагы» һәм «Мулла», Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры –  «Мәдинәм-гөлкәем» һәм «Нәзер», Тинчурин театры – «Алтын көз», Казан Яшь тамашачылар театры – «Мәче һәм мәхәббәт хакында», Кариев театры – «Кичер мине, әнкәй!», Әтнә театры – «Яшел эшләпә», Минзәлә театры – «Тилмереп дога көткәннәр» спектакльләрен күрсәтәчәк.

Муниципаль районнар үзәк китапханәләрендә Татарстан язучылары (Ренат Харис, Рабит Батулла, Рафис Корбанов, Ркаил Зайдулла, Клара Булатова, Сирень Якупова һ.б.)  һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре укучылар белән очрашулар уздырачак. Китап күргәзмәләре һәм китап сәүдәсе оештырылу да каралган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International