Республикабыз җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Бүген 24 нче июнь көнне Татарстанның халык артисткасы, озак еллар Кәрим Тинчурин театрында эшләгән Исмәгыйлева Сания Нургали кызы 84 яшендә вафат булды.
Исмәгыйлева Сания Нургали кызы 1931 нче елның 4 нче мартында Татарстан Республикасы Алексеевск районы Коры Кернәле авылында туа. Ул – Кәрим Тинчурин театры тарихында кабатланмас тирән эз калдырган сәхнә ветераны.
1947 елны җиде классны тәмамлагач, Сания Исмәгыйлева Казан театр училищесында уңышлы имтихан тота. Атаклы педагог һәм режиссер Кәшифә Тумашева курсына укырга кабул ителә. Биредә ул Кәшифә Тумашева, Луиза Сәлигаскәрова, Касыйм Шамил, Габдулла Шамуков, Хәй Вахит кебек мәшһүр шәхесләрдән белем ала.
1951 нче елны Сания Исмәгыйлева училищены тәмамлый һәм Татар Дәүләт Күчмә театрына юллама ала.
Сайлаган юлының мөһимлегенә, кирәклегенә ышанган Сания Исмәгыйлева театрда эшли башлавының беренче елларында ук үзенең сәләтен, иҗади кыюлыгын күрсәтә. Җ.Җаббарлының «Сулган чәчәкләр»ендә Сара, З.Шаһиморатовның «Хәзрәт үгетләргә килә»дә Зиннәтбану, М.Гафуриның «Кара йөзләр»ендә Галимә, Л.Митрофановның «Янсын йөрәк көчлерәк»тә Елена, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатларында» – Галия, Х.Вахитның «Беренче мәхәббәтендә» – Камилә, Г.Мдиваниның «Терезаның туган конендә» – Аманда кебек беренче уңышлы рольләре аша артистка театрда үз урынын тапты. Тормыш чынбарлыгына таянып иҗат ителгән әлеге тулы канлы образлар тамашачының куңеленә үтеп керделәр.
Театрда 35 ел эшләү дәверендә артистка 70 ләп образ иҗат итте, сәхнәгә бөтен күңелен биреп эшләде. Соңгы елларда куелган спектакльләрдән – «Кырларым, тугайларым»да Суфия (Т.Миннуллин), «Хуҗа Насретдин»да Сәхилә карчык (Н.Исанбет), «Кара йөзләр»дә Гыйльми (М.Гафури), «Хәзинә»дә Мәгыйшә (Г.Ахунов), «Ташкыннар»да Гөлниса (Т.Гиззат)», «Саф күңелгә тап төшми»дә Шәмсия (С.Шакуров) образларын ул моңа кадәр кабатланмаган бизәкләр белән гәүдәләндерде.
Сания Исмәгыйлева иҗаты – театр тарихындагы иң якты сәхифәләрнең берсе иде.
Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 25 июнь көнне сәгать 10:00да була. Адрес: Казан, Р.Зорге ур., 49 - 54