ТӨРКСОЙ һәм Төрекмәнстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган "Төрки дөньяның заманча классик музыкасы җәүһәрләре", концерты Мары шәһәрендә дөньяның күп кенә танылган сәнгать әһелләрен җыйды. Төрекмәнстанның симфоник оркестры һәм төрки дөньяның 8 иленнән килгән музыкантлар, солистлар башкаруында төрки дөнья композиторлары әсәрләре яңгырады.
Салих Сәйдәшевның "Татар вальсын" Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Ригина Вәлиева башкарды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте