Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстанның сугыш геройлары турында документаль фильмнар күрсәтелә

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Казанда Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан геройларын искә алалар: Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан геройлары турында төшерелгән документаль фильмнар “Мир” кинотеатрында күрсәтелә. Бүген кичке 5тә башланачак фильмнарга кадәр эзләнү отряды тапкан табылдыкны, ә ул сугышчының шәхси котелок капкачы, туганнарына тапшырачаклар.

Кинотеатрдагы чара барышында Татарстан кинематографистлары әзерләгән документаль фильмнар күрсәтеләчәк. Аннан сон тамашачыларны картиналарны төшерүчеләр белән очрашулар көтә. Батыр Баишевның “Воин” (“Сугышчы”) фильмы - Казан губернасы Лаеш өязенең Албадан авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Питрәч районы) туып үскән, Брест ныгытмасы оборонасында катнашкан майор – Петр Гаврилов турында.

Владимир Ерховның “Долг памяти” (“Хәтер бурычы”) фильмын карап тамашачылар 60-70 нче елларда Казанда оешкан “Кар десанты” студентлар хәрби-патриотик хәрәкәте турында беләчәкләр.

Шулай ук тамашачылар игътибарына Юрий Гвоздьның “Из семейной истории” дип исемләнгән документаль лентасы тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International