15 – 17 июньдә Өстәмә һөнәри белем бирү институты чакыруы буенча Казанда «Конверсия» белем күтәрү институты – Югары бизнес мәктәбе (Ярославль) генераль директоры, профессор Артеменкова Татьяна Анатольевна булып китте.
Ул "Хәзерге икътисад шартларында мәдәният өлкәсе учреждениеләре белән нәтиҗәле идарә итү", "Хезмәткәрнең эшен бәяләү", "Мәгариф учреждениесе маркетингы", "Хатын-кыз җитәкче имиджы – учреждение уңышының нигезе" дигән темага бизнес-семинарлар һәм тренинглар авторы һәм алып баручысы буларак Россия Федерациясендә яхшы мәгълүм.
Казанда Татьяна Артеменкова Балалар музыка, рәсем һәм сәнгать мәктәпләре директорларына «Мәдәният һәм сәнгать оешмалары менеджменты» дигән темага лекцияләр һәм осталык дәресләре уздырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте