2014 елда БМО Генераль ассамблеясе 21 июньне Халыкара йога көне дип игълан итте.
Быел Һиндстанның Россиядәге илчелеге Россия шәһәрләрендә утыз минутлык ачык йога дәресләре уздыра. Казанда чара беренче мәртәбә була. 21 июньдә теләгән һәркемне түләүсез йога дәресләренә түбәндәге залларда көтәләр:
- 9.00 – 11.00 - Кызыл позиция урамында 9 нчы йортта урнашкан «ЙОГА тайм» студиясе (тел. +79172636463);
- 12:00 – 14:00 – Петербург урамындагы 72 нче йортта урнашкан «ЙОГА хаус» студиясе (тел. +79872974869);
- 13.00 – Университет урамының 22 нче йортында урнашкан «Шанти» студиясе (тел. +79655882415);
- 15.00 - Шаляпин урамының 14 нче йортында урнашкан «РУДРАКША» студиясе (тел. 290-79-45).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте