Казанда беренче тапкыр түләүсез китап ярминкәсе узды

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

«Циферблат» мәйданы бер көнгә китап патшалыгына әверелде. Китап сөюче йөздән артык кеше бу көнне рәхәтләнеп китап сайлады. 

«Без китапларның яңа хуҗа табуына ярдәм итәргә һәрчак шатбыз, - диләр ярминкәне оештыручылар – «Кәгазь фил» әдәби клубы вәкилләре. Түләүсез китап ярминкәсен алга таба да уздыру нияте бар. Бу турыда www.vk.com/litclubbs адресында хәбәр ителәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International