3 июньдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында «Театр – сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә» хәйрия акциясе башлана. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бу акция вакытында Казан вертолет заводының спонсорлык ярдәме белән быелның июнь һәм июль айларында якынча 2,5 мең фронтовик, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны опера һәм балет сәхнәсе йолдызлары катнашачак 13 спектакльдә була ала. Театр, Вертолет заводы белән бергәләп, мондый акцияне 2009 елдан бирле уздыра.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне акциянең йомгаклау этабын яктыртырга чакырабыз. 3 июньдә сәгать кичке алтыда «Сөю шәрабы» операсы һәм антрактта Бөек Ватан сугышы ветераны, очучы Михаил Ефросинович Сидоровның « Җиңүнең По-2 дигән коралы» исемле китабын укучыларга тәкъдим итү була.
Аккредитацияне press@kazan-opera.ru адресына язып узарга мөмкин. в
89274128275 Жанна Мельникова
89276760227 Галина Кривцова
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте