11 июньдә Буа шәһәрендә IX Республика театраль Сабантуе узачак. Башлана 13.00 сәгатьтә.
Республикада Театраль Сабантуй 2005 елда уздырыла башлаган иде. Быел ул тугызынчы мәртәбә оештырыла. Сәнгать әһелләре татарча милли көрәш, аркан тарту, чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү кебек Сабантуй бизәкләре булган уеннарда катнашачаклар.
Бәйрәмне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы; Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры; Буа шәһәре администрациясе; Буа дәүләт драма театры. Бәйрәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте булышлыгы белән уза.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге бәйрәмгә чакырабыз.
Белешмәләр өчен: 89274138206, e-mail:ruzaliyagaziz@gmail.com, Рузалия Тимербаева, К.Тинчурин исемендәге ТДДК матбугат үзәге