«Диалогические перспективы» француз ассоциациясе Равил Бохараев әсәрләрен рус теленнән француз теленә тәрҗемә итүгә конкурс игълан итте. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Альянс Франсез-Казан ассоциациясе белән берлектә 15 июльгә кадәр уздырыла.
Конкурста француз телен белгән (француз теле туган теле яисә чит тел булуына карамастан), яшь һәм һөнәр, яшәү урыны ягыннан чикләүләрсез, һәркем катнаша ала.
http://latio.org/ (http://latio.org/53-concours-boukharaev.html).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте