19 апрельдә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының Халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, профессор А.Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестрының «Музыка киңлекләре» абонемент циклыннан «Җиңү салюты» дигән бәйрәм концерты узды.
Концертның программасы Җиңүгә, бабаларыбыз каһарманлыгына дан җырланган әсәрләрдән төзелгән иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте