С.Казачков исемендәге дүртенче халыкара хор конкурс-фестивале узды

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Чаллының балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында С.Казачков исемендәге  дүртенче халыкара хор конкурс-фестивале узды.

Аны «Viva Music» халыкара җәмәгать фонды, Чаллы шәһәрнең Балалар сәнгать мәктәбе, Казанның 5 нче балалар музыка мәктәбе, Герцег-Нови шәһәре (Черногория) музыкаль мәктәбе, Прайнер Консерватория (Вена, Австрия) оештырды. Әлеге конкурс Казан дирижерлык-хор мәктәбенә нигез салган Семён Абрамович Казачков исемен йөртә. Катнашучыларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International