Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасында Швеция көннәре кысаларында шушы илнең Россия Федерациясендәге илчесе Вероника Бард Брингеус ханым лекция уздырды

2015 елның 17 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасында Швеция көннәре кысаларында шушы илнең Россия Федерациясендәге илчесе  Вероника Бард Брингеус ханымның лекциясе булды

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе залында халык күп җыелган иде. Татарстан Республикасы ягыннан рәсми затлар чыгышыннан соң, илче ханым Швеция көннәрен оештыруда катнашкан һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде.

Лекциясендә Вероника Бард Брингеус Швециянең икътисад, сәнәгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде. Кичәдә катнашучылар шулай ук Швеция турында видеоролик карады. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International