23 апрельдә «Татарстанда музей язы – 2015» музейара акциясе кысаларында «Кукмара ягының алтын куллы осталары» дигән яңа музей маршруты белән таныштыру була.
Татарстан Республикасы Милли музеенда, туристларның ихтыяҗын исәпкә алып, төрле товарлар җитештерелә торган оешмаларда булу каралган яңа музей маршрутлары төзергә алынганнар. Шундый беренче маршрут «Кукмора ягының алтын куллы осталары» дип атала һәм аның барышында туристларны «Кукмара киез итек комбинаты»на, «Кукмара металл савыт-саба заводына» алып барырга, тегү фабрикасы һәм туган якны өйрәнү музее белән таныштырырга ниятлиләр.
Матур табигатьле, әкияттәгедәй серле төбәк дип тасвирлыйлар шагыйрьләр элек-электән Кукмара ягын. Тарихи чыганакларга караганда, кешеләр биредә 700 ел элек төпләнгән. Уңган, тырыш кукмаралылар элек-электән оста һөнәрчеләр буларак дан казанган. Аеруча балта осталары, киез итек басучылары белән билгеле.
Әлеге яңа кызыклы маршрут белән музей хезмәткәрләре иң әүвәл журналистларны таныштырырга тели.
Хөрмәтле журналистлар!
Пресс-турга аккредитацияне (843) 292-32-18 телефонына шалтыратып узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте